Әлмәт таңнары

Әлмәттә законсыз чүплек табылган

Хәзер биредә административ тикшерү эшләре алып барыла.

Экологлар металлолом кабул итү пункты территориясендә металлолом калдыклары тупланмасына тап була. Тикшерүдән күренгәнчә, биредә кара металл калдыклары һәм эшкәртелгән автомобиль шиналары сакланган. Чүплек территориясенең  мәйданы 2250 кв. метрга җиткән була. Моннан тыш, предприятие махсус чистарту корылмалары белән җиһазландырылмаган була. Гаепләнүчеләр "Калдыклар белән эш итүдә экологик таләпләрне үтәмәү" маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: