Әлмәт таңнары

Әлмәттә юллар ябылачак [+ФОТОЛАР]

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрнең һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатларында шәһәрдә юллар ябылачак.

Планлы рәвештә транспорт хәрәкәтен чикләү Радищев, Ленин, Гагарин, Белоглазов, Тимирязев урамнарына керү-чыгу юлларына кагыла. 
31 августта – Радищев урамы (Совет урамыннан алып Белоглазов урамына кадәр), 13.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр. 
1 сентябрьдә – Ленин урамы (урамнар белән кисешкән урыннар һәм ишегалларыннан чыгу юллары), 13.00 дән 23.00 сәгатькә кадәр Радищев урамыннан М. Җәлил урамына кадәр. 
2 сентябрьдә – Ленин урамы (урамнар белән кисешкән урыннар һәм ишегалларыннан чыгу юллары): 
8.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр Р. Фәхретдин урамыннан алып М. Җәлил урамына кадәр; 
10.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр Р. Фәхретдин урамыннан алып Төзүчеләр проспектына кадәр; 
14.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Радищев урамыннан алып М. Җәлил урамына кадәр. 
Гагарин урамы, 6.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр. 
Белоглазов урамы (М. Җәлил – Радищев урамнары белән кисешкән урыннардан башлап), 6.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр. 
Тимирязев урамы (М. Җәлил – Радищев урамнары белән кисешкән урыннардан башлап), 9.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: