Әлмәт таңнары

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте булган

11 февраль көнне 14 сәгатьтә Шевченко урамындагы 108 нче йорт каршында юл һәлакәте була.

ВАЗ 11193  автомобиле белән идарә иткән 1996 елгы шофер  Зарипов проспекты ягыннан Мәрҗани урамы юнәлеше буенча хәрәкәт иткәндә шул юк юнәлештә баручы ВАЗ 21099 автомобиленең руль артында утырган 1980 елгы машина йөртүчегә өстенлек бирми.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган машина йөртүче медсанчастька озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: