Әлмәт таңнары

Әлмәттә юл һәлакәтендә кыз бала зыян күргән

13 ноябрь көнне 19 сәгать 45 минутта Фәхртдин урамындагы 11 нче йорт каршында юл һәлакәте була.

Форд Фокус автомобиле белән идарә иткән 1992 елгы шофер Девонская урамы юнәлешендә хәрәкәт итеп, сулга борылганда өстенлек бирми һәм җәяүлене бәрдерә. 2002 елгы җәяүле юл аркылы җәяүле кичүе аша чыгып бара торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән кыз бала медсанчастька озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: