Әлмәт таңнары

Әлмәттә юл һәлакәтендә бер пассажир зыян күргән

Юл һәлакәте 22 октябрь көнне 8 сәгать 7 минутта булган.

Хундай Грета автомобиле белән идарә иткән 1995 елгы шофер Җәлил урамы юнәлешендә Шевченко урамы буенча барганда борыш ясар алдыннан куркынычсызлык таләпләрен үтәми һәм шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче 1992 елгы машина йөртүче идарәсендә булган БМВ 525 автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәәтиҗәсендә Хундай Грета автомобиленең пассажир урынында утыручы зыян күргән 1995 елгы хатын-кыз медсанчастькә озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: