Әлмәт таңнары

Әлмәттә юл һәлакәтендә 15 яшьлек кыз бала зыян күргән

21 октябрь көнне 16 сәгать 40 минутта Ленин урамындагы 1В йорты каршында юл һәлакәте була.

БОГДАН 2110 автомобиле белән идарә иткән 1955 елгы шофер Маяковский урамы ягыннан Фәхретдин урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә өстенлек бирми һәм  җәяүлене бәрдерә.

15 яшьлек кыз бала юлны җәяүле кичүе аша  светофорның яшел төсенә чыгып бара торган була. Зыян күрүче медсанчастькә озатыла.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: