Әлмәт таңнары

Әлмәттә юл һәлакәтендә 11 яшьлек кыз бала зыян күргән

4 декабрь көнне 7 сәгать 30 минутта Герцен урамындагы 60 йорт каршында юл һәлакәте була.

Митсубиси Паджеро автомобиле белән идарә иткән  1964 елгы машина йөртүче Герцен урамы буйлап Шоссейная урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә  өстенлек бирми һәм 2008 елгы җәяүлене бәрдерә. Кыз бала юлны аркылы җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара торган булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән җәяүле хастаханәнең реанимация бүлегенә озатыла.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: