Әлмәт таңнары

Әлмәттә электросамокатта йөртүче реанимациягә эләккән

18 август көнне кичке сигезләр тирәсендә Әлмәт-Нолинка юлында юл-транспорт һәлакәте була

14 нче модельле ВАЗ машинасы белән идарә иткән 2001 нче елгы шофер  бистә юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм яктырткыч җайланмалары кабынган электросамокат белән бәрелешә.

Автоинспекторлар фаразлавы буенча, ул юлда транспорт чарасы торышы кагыйдәләрен бозган һәм каршы хәрәкәт полосасы буйлап, Нолинка ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткән була.

Юл-транспорт һәлакәте  нәтиҗәсендә электр самокаты йөртүчесе медсанчастьнең реанимация бүлегенә  озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: