Әлмәт таңнары

Әлмәттә юл һәлакәте фаҗига белән тәмамланды

11 декабрь көнне 6 сәгать 30 минутта Бигәш урамындагы 123 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте була.

ДЭУ НЕКСИЯ автомобиле белән идарә итүче 1992 елгы шофер транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш Радищев урамы ягыннан Бигәш урамы буенча хәрәкәт иткәндә  каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм 1960 елгы шофер идарәсендәге ПАЗ 320530-22 маркалы автобус белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, ДЭУ НЕКСИЯ машинасы йөртүчесе алган тән  җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә.  1989  автобус  пассажиры медсанчастькә озатыла.

 

Фото:Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: