Әлмәт таңнары

Әлмәттә яшь пар һәм аларның нәни кызы ис газы белән агуланган

Ир белән баланы өйләренә кайтарып җибәргәннәр, хатын-кызны хастаханәгә салганнар.

Әлмәт шәһәрендә яшь әти белән әни һәм аларның ике яшьлек кызы ис газы белән агуланган. Бу турыда "Татар-информ"га ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"12 майда Клара Цеткин урамындагы бер йортта 25 яшьлек ир белән хатын һәм аларның 2 яшьлек кызы ис газы белән агуланган", диелә ведомство хәбәрендә.

Әлмәт хастаханәсе табиблары аларга "Җиңелчә дәрәҗәдә агулану" диагнозы куя.

Ир белән баланы өйләренә кайтарып җибәрәләр, хатын-кызны хастаханәгә салалар. Башлангыч версия буенча, вентиляция начар эшләү сәбәпле, яшь гаилә агуланган.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: