Әлмәт таңнары

Әлмәттә янгында ике ир-ат зыян күрде 

Әлмәттә килеп чыккан янгында ике ир-ат зыян күргән.

4 сентябрьдә МЧСка Тельман урамындагы бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр керә. Яшен тизлегендә төтен берничә катны биләп ала, 11 кеше эвакуацияләнә. Янгын 8 нче каттагы бер фатирда шәм яну нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Хуҗалар йоклар алдыннан аны сүндерергә оныта. Нәтиҗәдә 64 яшьлек ир-ат бите, муены, куллары пешкән хәлдә, аның улы, 39 яшьлек ир агулану билгеләре белән хастаханәгә озатыла. Янгын 5 квадрат метр мәйданга зыян сала. Бәхеткә аны тиз арада сүндерәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: