Әлмәт таңнары

Әлмәттә янгын вакытында бер хатын-кыз зыян күргән

15 август көнне 21 сәгать 45 минутта Невский урамындагы бер торак йортта янгын чыга.

Янгында бинаның эчке өлеше янып бетә.

Фаҗига нәтиҗәсендә зыян күргән йорт хуҗабикәсен хастаханәгә салалар.  Янгын чыккан вакытта хатын-кыз өйдә була.  Ул үзе мөстәкыйль рәвештә урамга чыга.

Һәлак булучылар юк. Беренчел фаразлар буенча янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Фото: Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: