Әлмәт таңнары

Әлмәттә янгын чыккан йорттан өч баланы коткарганнар

12 октябрь төнендә Фәхретдин урамындагы 65 нче йортның бер фатирында янгын була.

Янгын турында хәбәр янгын сүндерү-коткару бүлегенең диспетчерлык хезмәтенә 0:55 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортның бишенче катында куе төтен була. Биредә яшәүчеләр коридорда хуҗасыз җиһазның януын хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәнче 20 кеше мөстәкыйльпәвештә  эвакуацияләнгән.

Коткаручылар төтенләнгән подъезддан  тагын 11 кешегә чыгарга булышалар.

Реклама

Алар дүрт кешене, шул исәптән бишенче каттагы өч баланы битлекләр ярдәмендә урамга чыгарганнар. 1:06 сәгатьтә исә янгын тулысынча бетерелә. Нәтиҗәдә, хуҗасыз диван һәм иске әйберләр янган. Янгынның гомуми мәйданы 10 квадрат метр тәшкил итә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Фото:ГУ МЧС РТ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: