Әлмәт таңнары

Әлмәттә янгын чыккан йорттан 9 кешене коткарганнар

10 февраль көнне 9 сәгать 35 минутта янгын сүндерү бүлегенә Шевченко урамындагы йортларның берсендә янгын чыккан дигән хәбәр килеп ирешә.

9 сәгать 40 минутта янгын сүндерүчеләр эшкә керешә. Ачыкланганча, янгын бер фатирның аш бүлмәсендә чыккан була.

Подъезд  тулысынча төтен белән каплана. Шуннан килгән төтен тәрәзә аша күрше фатирларга да үтеп керә.

Янгын чыккан фатир хуҗабикәсе ярдәм сорап кешеләргә балкон аша мөрәҗәгать итә. Янгын 9 сәгать  45 минутта тулысынча сүндерелә. Коткаручылар 9 кешенең гомерен саклап кала.

 

Фото:http://ГУ МЧС России по РТ Татар

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: