Әлмәт таңнары

Әлмәттә янә спиртлы эчемлекләрне законсыз сату факты ачыкланган

Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре Әлмәттәге бер кафены тикшергән

Биредә алар легаль булмаган сыра һәм сыра эчемлекләрен табып ала. Бина хезмәткәрләре  белгечләргә спиртлы эчемлекләргә  таләп ителгән  товар-транспорт документларын бирә алмаган. Сәүдә ноктасы хуҗасын «этил спирты һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттылар. Закон бозучыга законсыз продукцияне конфискацияләү белән штраф яный.

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: