Әлмәт таңнары

Әлмәттә автобус җәяүлене бәрдергән

11 октябрь көнне 17 сәгать 53 минутта Төхфәтуллин урамындагы 36/2 йорт каршында авария була.

ПАЗ 32053 автобусы йөртүчесе Заводская урамы юнәлешендә Төхфәтуллин урамы буенча хәрәкәт иткәндә өстенлек бирми һәм 1960 елгы җәяүлене бәрдерә. Ир-ат юлның идарә ителми торган җәяүле кичүе аша уза торган була. Авария нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган ир-ат медсанчастька озатыла.

 

Фото:http://almetievsk-ru.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: