Әлмәт таңнары

Әлмәттә җәяүле зыян күргән

14 август көнне 8 сәгать 10 минутта Зарипов урамындагы 3 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте була.

ТОЙОТА КОРОЛЛА автомобиле белән идарә иткән 1981 елгы шофер Бигәш урамы юнәлешендә Зарипов урамы буенча хәрәкәт иткәндә җәяүлегә өстенлек  бирми һәм идарә ителми торган җәяүле кичүе аша чыгып баручы  1982 елгы хатын-кызны бәрдерә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән җәяүле медсанчастька озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: