Әлмәт таңнары

Әлмәттә - яңа җитәкчеләр

Бүген иртәнге киңәшмәдә район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа билгеләүләрне бәян итте.

2 июльдән Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы «Техник инвентарьлаштыру бюросы»ның 11 нче районара директоры итеп Галина Семеновна Жукова билгеләнде. 3 июльдән район башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеген Аяз Әнис улы Ямалетдинов җитәкли башлады. Әлфия Бәшир кызы Ханнанова 9 июльдән район башкарма комитетының хокукый идарәсе начальнигы вазифасына күчерелде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: