Әлмәт таңнары

Әлмәттә Яңа ел бүләкләренә 5 млн сум акча бирелә

Әлмәттә Яңа ел бүләкләренә 5 млн сумнан артык акча биреләчәк.

Татлы  бүләкләр белән тәэмин итү турындагы тендерны район башкарма комитеты Россия Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырган. Барлыгы 10 меңнән артык яңа ел бүләгенә заказ бирәчәкләр.

Бер төргәкнең бәясе 482 сум тәшкил итәчәк. Бүләкнең авырлыгы бер килограммга якын булырга тиеш. Төргәктә өстәл уены, печенье, зефир, ирис, берничә төрле кәнфит, вафли, шоколадлы батончик, зефир, мармелад булырга тиеш.

Заказчылар - район авыл советлары, бюджет оешмалары һәм район идарәләре. Товар белән тәэмин итүчене сайлап алу буенча аукцион 22 ноябрьдә узачак.

Хакимияттән бүләкләрне бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары, ятимнәр, инвалидлар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм опекага алынган балалар алачак.

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: