Әлмәт таңнары

Әлмәттә Владимир Апалонов истәлегенә кул сугышы буенча чемпионат узды

16 октябрь көнне Әлмәттә кул сугышы буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыныңшәхси-команда чемпионаты булып узды.

Ул 1994 елда кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең оператив хезмәткәре, милиция капитаны Владимир Апалонов истәлегенә багышланды.

Реклама

Чемпионатны ачу тантанасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Эдуард Усманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе (шәхси состав белән эшләү буенча) эчке хезмәт подполковнигы Вера Субботина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчесенең урынбасары (оператив эш буенча) полиция подполковнигы Марат Кадыйров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ветераны, Әлмәт районы буенча бүлегенең Иҗтимагый совет әгъзасы отставкадагы милиция подполковнигы Рәшит Ярмиев һәм Владимир Апалоновның улы Алексей гаиләсе белән катнашты.

 Бәйгедә Татарстанның 123 спортчы көч сынашты. Быел бу бәйге өнынчы тапкыр оештырылган.

Фото: Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: