Әлмәт таңнары

Әлмәттә вакытлыча салкын су бирү туктатыла

“Әлмәт-Водоканал" АҖ вакытлыча салкын су бирүнең тукталып торачагы турында кисәтә.

Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 11 февраль көнне сәгать 8.00 дән алып “Көнбатыш капкалар” микрорайонында,  Кәләй авылында, “Юность” балалар сәламәтләндерү лагерында  һәм ат спорты мәктәбендә салкын су бирү туктатыла.

Сусыз шулай ук түбәндәге йортлар да калачак:

  • Әминов урамындагы 2, 2А, 6, 8, 3 һәм 5 нче йортлар,
  • Гафиятуллин урамындагы 19, 27, 52, 58 һәм  66 нчы йортлар,
  • Бигәш урамындагы 131, 133 һәм 135 нче йортлар,
  • Зарипов урамындагы 5, 7, 11, 13А, 13Б, 17 һәм 21 нче йортлар,
  • Төзүчеләр проспектындагы 15 нче йорт,
  • 7 нче балалар бакчасы,
  • 41 нче балалар бакчасы,
  • “Оазис” сәламәтлек комбинаты.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: