Әлмәт таңнары

Әлмәттә укучы авызына скотч ябыштырган укытучы белән тикшерүчеләр кызыксынды

Тикшерүчеләр вакыйга шаһитларыннан һәм мәктәп җитәкчелегеннән әлеге хәл турында сораштыра.

Беренче сыйныф укучысының авызына скотч ябыштырган Әлмәтнең бер мәктәбе укытучысы белән тикшерүчеләр кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 9 октябрьдә Әлмәт мәктәпләренең берсендә укытучы дәрес вакытында 7 яшьлек бала авызын скотч белән ябыштырган.

Бу күңелсез хәл турында полициягә укучының әти-әнисе хәбәр итә. Әлеге факт буенча тикшерү башланды. Тикшерүчеләр шаһитлардан һәм мәктәп персоналыннан, шулай ук вакыйга шаһитларыннан сораштырачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге гамәлләренә бәя биреләчәк

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: