Әлмәт таңнары

Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты узачак

22-23 июнь көннәрендә Әлмәттә илебезнең иң көчле спортчылары катнашында триатлон буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак.

Ярыш җиңүчеләре һәм призерлар Россия данын Европа чемпионатында яклау хокукына ия булачак. Шуңа бәйле рәвештә ике көн дәвамында шәһәрдә Шевченко урамы буенча хәрәкәт түбәндәге график буенча чикләнәчәк:

22 июнь көнне:

  • 6.00 дан 17.00 сәгатькә чаклы Шевченко урамы-Төзүчеләр проспекты киселешеннән алып Шевченко урамы-Тукай проспекты киселешенә кадәрге өлеше.
  • 10.00 нан 14.30 сәгатькә чаклы Зарипов проспекты боҗрасыннан алып Шевченко урамы-Тукай проспекты киселешенә кадәрге өлеше.

 Шевченко-З.Балакина урамнары киселешеннән алып Зарипов проспекты боҗрасына кадәрге өлештә “Д” зонасы ягы хәрәкәте генә чикләнәчәк.

23 июнь көнне:

  • 7.00 дән 13.00 сәгатькә чаклы Шевченко урамы-Төзүчеләр проспекты киселешеннән алып Шевченко урамы-Тукай проспекты киселешенә кадәрге өлеше.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: