Әлмәт таңнары

Әлмәттә тоткыннарны ашатуга акча бүлеп биреләчәк

Тендер РФ Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Әлмәттә вакытлыча тоту изоляторындагы тоткыннарны ашатуга 2,7 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Финанс ярдәм федераль бюджеттан күрсәтелә. Бу акчага макарон, ярмалар, ит, балык, компот һәм соклар сатып алынырга тиеш.

Аукцион 12 ноябрь көнне узачак. Товар поставкалау срогы  2019 елның 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр. Контракт шартлары буенча әлеге продукция  ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: