Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Тормыш бүләк ит» акциясе узды

18 ноябрьдә Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көне уңаеннан уздырылучы чаралар кысаларында «Тормыш бүләк ит» акциясе дә оештырылды.

Акциянең максаты -юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.

23 нче мәктәп укучылары машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген һәм аларның бозу нәтиҗәсендә барлыкка килгән фаҗига нәтиҗәләре турында искәртеп, кечкенә фәрештә сыннары тапшырдылар. Катнашучыларның берсен дә балаларның мөрәҗәгать итүе битараф калдырмады.

Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра! Юл хәрәкәте кагыйдәләре - ул тормыш кагыйдәләре, дип искә төшерә.

 «Тормыш бүләк ит» акциясе барышында 23 йөртүче тикшерелде һәм 4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Шундыйлар: куркынычсызлык каешын эләктермәгән (3 очрак), теркәү номерлары укылмау (1 очрак).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: