Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Тоннель» операциясе уздырылды

Юл-патруль хезмәте инспекторлары «Тоннель» операциясе кысаларында автобус йөртүчеләрен тикшерде.

Рейд барышында 62 автобус  йөртүче тикшерү аша узды.

Аларда түбәндәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелә: дәүләт номерларының пычрак булуы (2 очрак), пассажирдарның куркынычсызлык каешын каптырмау (5 очрак), техосмотры булмау (1 очрак), автобус тормозларының техник яктан төзек булмау (1 очрак).

Җиңел автомобиль йөртүчеләрдә дә тәртип бозулар булды. Берсенә осаго полисыннан башка идарә итү  өчен, өчесенә - укымый торган дәүләт номеры һәм җидесенә куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән  өчен штраф салынган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: