Әлмәт таңнары

Әлмәттә тиздән радиология үзәге ачылачак

Әлмәттә Республика клиник онкология диспансеры филиалының радиология үзәге 2019 ел ахырында ачылачак.

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков  әйтте.

Реклама

«2019 ел ахырына Әлмәт филиалының радиология үзәге куллануга тапшырылачак. Шуннан соң Яр Чаллыда радиология, хирургия һәм химиотерапия бүлекчәләре булган үзәк төзү планлаштырыла. Алар яман шеш авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк», - дип билгеләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Фото:https://www.tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: