Әлмәт таңнары

Әлмәттә Совет урамын үзгәртәчәкләр [+ФОТОЛАР]

Бүген үк инде 2019 елга юлларны ремонтлау буенча план төзелә. Димәк, юлларга игътибар кимеми.

– Ишегалды территорияләре – безнең өстенлек. Әлбәттә, проблемалы урамнар да бар. Мәсәслән, Монтажная, Базовая урамнары, төзәтү колониясе янындагы юл. Узган ел Базовая урамының Шевченкодан Объезднаяга кадәр өлеше реконструкцияләнде. Анда тротуар ясалды, яктырткычлар куелды. Урам үзгәрә бара. Безнең әле Бөгелмә ягыннан кергәндә Совет урамына да реконструкция кирәк. Аны проектлау бара. Биредә 4 полосалы юл ясау планлаштырыла. Эшнең нәтиҗәсе юлда имгәнүләрнең, авариянең кимүендә күренә. Ул безнең контроль астында. Әти-әниләр, балаларның да юл хәрәкәте культурасын белүе, җәяүлеләр, велосипедчылар, автомобильчеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарында бер-берсенә хөрмәт белән каравы, светофорларның тоткарлыксыз эшләве кирәк. Эш җитәрлек. Канәгатьләнү кичерергә мөмкин түгел, безнең эшне шәһәрдә яшәүчеләр бәяли. Подряд оешмалары ышанычны аклар дип уйлыйм. Һәр этапта контролерлар күп. Шәһәрдә яшәүчеләргә югары сыйфатлы объектлар тапшырырга исәплибез – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин планнар белән уртаклашып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: