Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Соңгы кыңгырау» чыңламаячак?!

Әлмәттә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен уздырмаска уйлыйлар.

Узган ел чыгарыш сыйныф укучылары өчен тантаналы бәйрәм чарасы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында булды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин укучыларны мәктәпне тәмамлау белән котлап, бүләкләр тапшырган иде.  Быел исә әлеге мизгелләр кабатланырмы?

Реклама

Район мәгариф идарәсенең вәкиле хәбәр иткәнчә,  әлегә шәһәркүләм «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрү мәсьәләсе турында фикер алышу бара. Нәтиҗәләр турында якын көннәрдә билгеле булачак. Һәр мәктәптә традицион рәвештә  бәйрәм линейкалары уздырылуы билгеле.

Фото: "Әлмәт таңнары"/архив

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: