Әлмәт таңнары

Әлмәттә сигез ел буе качып йөргән чит ил кешесен тоткарлаганнар

Әлмәттә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре сигез ел буе качып йөргән 35 яшьлек чит ил гражданкасын тоткарлаган.

2011 елда Кыргызстан Республикасында аңа карата «медицина хезмәткәренең һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәве» һәм «куркыныч астына кую» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган булган. Ханым хокук сакчыларыннан качып өлгергән була. Нәтиҗәдә, аны дәүләтара эзләүгә игълан итәләр.

Шикләнүчене 2 декабрь көнне Әлмәттә Фәхретдин урамындагы 50 нче йорт янында тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: