Әлмәт таңнары

Әлмәттә шикле тартмага тап булганнар

Бүген иртәнге 7.15 сәгатьтә Әлмәттә Фәхретдин урамында урнашкан ягулык станциясе территориясендә тартма рәвешендәге шикле предмет табылган.

Инструкция буенча,  ягулык станциясе хезмәткәрләре бу хакта  полициягә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм һәм кинология хезмәтенә хәбәр иткән. Ягулык станциясе территориясе вакытлыча ябылып торган.

Әлеге шикле предметны тикшергәннән соң тартмада металл пружиналар булуы ачыкланган. Шартлаткыч һәм башка предметлар табылмаган. 8.45 сәгатьтә  ягулык станциясе гадщти режимында эшли башлый.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: