Әлмәт таңнары

Әлмәттә Шарлавыклы буаларда кискен көрәш бара

Бүген Әлмәттә өйдә утырган кеше сирәктер. Нинди генә чаралар бармый шәһәрдә. Сайлау участокларында тавыш биргәннән соң өйгә кайтырга ашыкмаулары аңлашыла.

Ачык һавада мәдәни һәм спорт чаралары уздыру, рәхәтләнеп ял итү өчен төбәктә барлык уңайлыклар да бар. Республика программалары һәм нефтьчеләр ярдәмендә иҗтимагый киңлекләр, сквер-парклар саны арта бара. Шарлавыклы буалар – әлмәтлеләрнең һәм кунакларның яраткан урыны.

Бүген дә монда да искиткеч манзара күзәтергә була - биредәге скейт-паркта «Фристайл парк» дисциплинасы буенча ВМХ Халыкара һәм Бөтенроссия ярышлары бара. Мондый ярышның Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Әлеге дисциплина бүген яшьләр арасында иң популяр төрләрнең берсе санала. Ул елдан-ел активлаша. 2020 елда ул Токиода узачак Олимпия уеннарына кертелгән.

Әлмәтлеләр алдында Россия һәм чит илләрнең төрле төбәкләреннән килгән сиксән спортчы чыгыш ясый. Алар арасында Казан фристайлеры, дөнья рейтингында 4 нче урын биләүче Ирек Ризаев, Россия җыелма командасы егетләре-кызлары, Үзәк Американың Коста Рика республикасыннан ике кеше, шуның берсе узган елгы дөнья чемпионатында көмеш призер булган Кеннет Тенси һәм башкалар бар. Халыкара ярыш өлеше Олимпиадага сайлап алу өчен рейтинг булып торачак.

Олимпиадага Россиядән 9 ир-ат һәм 9 хатын-кыз сайлап алыначак. Бүген алар рейтингка югары урын биләү өчен баллар туплый. 
Кискен көрәш, баш әйләндергеч трюклар – һәммәсе дә җанатарларның алкышлары астында бара. 

ВМХ велосипед спорты буенча Россиянең баш тренеры Павел Костюков әйтүенчә, Әлмәт ярышлар өчен юкка сайланмаган. Нефтьчеләр башкаласындагы скейт-паркка баш тренер да, спортчылар да югары бәя бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: