Әлмәт таңнары

Әлмәттә сайлау участокларында урам артистлары тамаша күрсәтә

Әлмәт сайлаучыларына быел Татарстанда Театр елы булуын да исләренә төшерәләр. Нефтьчеләр башкаласында урам сәнгате зур үсештә. «Татнефь» компаниясе һәм муниципалитет ярдәме белән шәһәрнең үз урам театры бар.

«Җиңел канатлар» артистлары сайлау көнне шәһәрдә яшәүчеләрне янәдән шатландырырга булган.

Алар сайлау участокларына бүген махсус киенеп килеп тавыш бирде. 25 нче мәктәптә урнашкан 823 нче сайлау участогына килүчеләрне Ак Фея каршы алды.

Ак Феяны (Ирина Фадеева) күреп балалар гына түгел, зурлар да туп-туры аның янына ашыкты. 786 нчы сайлау участогында исә сайлаучылар Играйбург капитаны белән очрашты. Кемдер фотога төшә, икенчеләре видеосын кабыза – быелгы сайлау истәлеге булыр, ди һәркем.

Театр елында узучы шундый мөһим чарада үзебезнең активлыкны күрсәтмәсәк һәм сайлаучыларга шатлык өләшмәсәк, дөрес булмас иде, ди артистлар. Аларның бүген халык арасында булуы әлмәтлеләрнең күңеленә хуш килде. Кәефкә бәйрәмчә төс өстәүче урам артистларын оригиналь, кызыклы, игелеклелек таратучылар дип бәяләде сайлаучылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: