Әлмәт таңнары

Әлмәттә сайлау участоклары эшли башлады

Иртәнге 7 дә әлмәтлеләр бердәм булып сайлау участокларына килде һәм киләчәк өчен тавыш бирә башлады. Бүген Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшли.

Медсанчастьта һәм үзәк район шифаханәсендә дәваланучылар өчен дә участоклар ачылды. Шулай ук 4 участокта җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. Сайлауларда тавыш бирү хокукына 111 мең әлмәтле ия.

ТР Дәүләт Советына сайлауларда 7 партия катнаша: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Коммунисты России», «Партия Роста», «Российская партия пенсионеров за социальную справедливость».

Бүген сайлау участокларына килеп тавыш биргән һәр әлмәтле яшел беләзеккә ия булачак. Алар белән ягулык станцияләренә, мунчага, ял итү урыннарына, спорт комплексларына, кафе-рестораннарга, паркларда гироскутер һәм машиналарны прокатка алу, туңдырма сатып алуга, кибетләргә, шәһәр паркындагы аттракционнарга ташламалар каралган. Беләзекләр җәмәгать транспортларында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Нефтьчеләр мәйданында бүген Гастрономия фестивале дә узачак. «Бәхетле вакыт»ларга эләгүчеләр туклану нокталарындагы ташламалардан һәм комплиментлардан файдалана алачак.

Нефтьчеләр мәйданында көн дәвамында татар эстрадасы йолдызлары концерт куячак. Кичен Бурито белән Юлианна Караулова чыгышлары көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: