Әлмәт таңнары

Әлмәттә сайлау көнендә беренче зур көзге ярминкә уза

Әлмәттә сайлаулар чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Шәһәрнең үзәгендә – Нефтьчеләр мәйданында иртәдән үк үзешчәннәр концерт бирә, биредә үк авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Төрледән-төрле продукцияне фермерлар, мәктәпләр, шәхси җитештерүләр тәкъдим итә. Сатуда яшелчә-җимеш, бал, агач үсентеләре, кул эшләнмәләре бар.

- Без мәктәп бакчасында укучылар белән бергәләп үстергән яшелчәләрне сатуга куйдык. Суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, алма – барысы да үзебезнеке, ди – Урман Кәләе мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәлимә Мөхетдинова.

Шәһәр халкы аеруча бәрәңгене чират торып ала. Биредә аны чиләген 100 сумга саталар. Сарымсак, суганга да сорау зур. Бәяләре дә кулай – 200 һәм 20 сум. Кишерне килограммын 10 сумга, чөгендерне 30 сумга алырга була. Кәбестә 20 сумнан сатыла, брокколи 100 сумнан башлана, пекин кәбестәсе – 50 сум. Алманы сортына карап, 15-40 сум белән тәкъдим итәләр.

- Югары Мактамада минем иң зур алма бакчасы исәпләнә. Бүген 5 сорт алып килдем, - ди бакчачы Җәдит Зәйдуллин.

Җиләк-җимешнең дә ниндие генә юк: кура җиләге – 400, ежевика 600, җиләкнең беренче сорты 270, икенче сорты 150 сумнан башлана.

Үзмәшгульләр дә ярминкәдә катнаша. Алар үзләре җитештергән сабын, бизәнү эшләнмәләрен сатуга куйган. Татьяна Глущенко үреп ясалган аксессуарлар алып чыккан. Шулай ук биредә мамык шәл, чәчәкләр, хәтта күзлекләр дә алырга була. Ярминкә 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген әлмәтлеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый. Шулай ук 4 участокта җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 участок эшли. Сайлауларда тавыш бирү хокукына 111 мең әлмәтле ия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: