Әлмәт таңнары

Әлмәттә сайлау көне «Мәдәни мохит» белән үрелеп бара

Нефтьчеләр мәйданында алма төшәр урын да юк – биредә Гастрономия фестивале гөрли, читтәрәк ал һәм яшел беләзекләрне бүләкләргә алыштыралар, мастер-класслар да оештырылган.

Барысында да чират су буе. «Мәдәни мохит» проекты исә бүген дә җыр-моңнары белән әлмәтлеләрне сөендерә. Җәй дәвамында ул җомга һәм шимбә көннәрендә 5-6 мәйданда дистәләгән концерт оештырды.

Берәүләр сәхнә янында балалар чыгышын күзәтсә, икенчеләр рәсем төшерү, кул эшләнмәләре ясау белән мәшгуль. Биредә кече яшьтән алып өлкәннәргә кадәр үзенә ошаган шөгыль таба ала. Сәнгать мәктәпләре барысын да кайгырткан.

- Без пластилин белән эшлибез һәм аппликация алымы белән дизайнерлык эше - җиләк-җимешләр ясыйбыз. Алдан ук әзерләндек. Мәйдандагы бәйрәм ошый, көн күңелле уза, - ди 2 нче сәнгать мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Регина Шәйхетдинова.

Аның сүзләрен укытучысы Фәридә Әгъләмова дәвам итә:

- Балаларның кәефләре яхшы. Барысы да сәләтле. Көне дә матур. Сайлаулар чын мәгънәсендә бәйрәмне хәтерләтә, - ди ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: