Әлмәт таңнары

Әлмәттә республикада беренчеләрдән булып боз шугалагы ачылды

Узган шимбәдә Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында боз шугалагы эшли башлады.

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов билгеләп үткәнчә, бу әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен чын бүләк. Шугалак балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан ял урыны булып тора. Быел объект республикада беренчеләрдән булып ачылды.

Әлеге шугалакның  уникальлеге шунда ки, ул бозны ясалма суыту системасы белән җиһазландырылган. Бу исә биредә хәтта җылы һава шартларында да шуарга мөмкин дигән сүз.

Эксклюзив суыткыч җиһазлары боз өслеген +10 градуска кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә. Шугалакның гомуми мәйданы 3 мең кв метрны тәшкил итә.

Проект «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов инициативасы буенча 2017 елда гамәлгә ашырылган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: