Әлмәт таңнары

Әлмәттә подрядчыны медицина картларыннан торган чүплек өчен штрафка тарттылар

Хәтерләсәгез май аенда экологлар Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсеннән ерак түгел төзелеш калдыклары һәм пациентларның авыру тарихы язылган карточкалардан торган чүплеккә тап булганнар иде.

Тикшерү барышында барлыгы 67 медицина документы табылды. Ачыкланганча, медицина документлары Әлмәт үзәк район хастаханәсенеке булып чыкты. 2017 елда биредә  капиталь ремонт эшләре барган вакытында алар хастаханәнең беренче катына күчерелә. Ә соңыннан  дәвалау оешмасы хезмәткәрләренең игътибарсызлыгы аркасында  төзелеш калдыклары  белән бергә чүп арасына  ыргытылган була.

Төзелеш калдыкларын полигонга илтәсе урынга, подрядчы аларны Түбән Мактама авылы янында җиргә ташлап калдыра. Нәтиҗәдә, хокук бозучы «Калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәгән» өчен 100 мең сумга штрафка тартылды. Экологлар карары белән килешмичә, компания вәкилләре шәһәр судына, аннары югарыдагы инстанциягә мөрәҗәгать итә.  Әмма Татарстанның Югары суды экологлар ягына басып, подрядчыга штраф түләргә, шулай ук пычранган участокны рекультивацияләргә кушты.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: