Әлмәт таңнары

Әлмәттә мотоциклчы машина тәгәрмәче астына кергән

16 июль көнне 9 сәгать 20 минутта Герцен урамындагы 3В йорты каршында юл һәлакәте була.

 ЛАДА 219010 (Гранта) автомобиле белән идарә иткән 1951 елгы шофер Герцен урамы буенча хәрәкәт итеп светофорның яшел төсенә сулга борылганда өстенлек бирми һәм S2 YQ250GS-3 модельле мотоцикл белән идарә иткән 1986 елгы мотоциклчы белән бәрелешә.

 Билгеле булганча мотоциклчы  әлеге транспорт чарасы белән идарә итү өчен тиешле категориягә ия булмаган. Моннан тыш, транспорт чарасы да теркәлмәгән була.

 Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә  тән җәрәхәтләре алган мотоциклчы медсанчастька озатыла.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: