Әлмәт таңнары

Әлмәттә мәгълүмат һәм элемтә министры булды

Әлмәткә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов килде.

Ул район башлыгы Айрат Хәйруллин белән «Кванториум» балалар технопаркында булды, биредә өйрәтелә торган программага югары бәя бирде.  Министр шулай ук  Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге белән танышты, «Ачык Әлмәт» проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Сәяхәт балалар поликлиникасында дәвам итте. Монда сүз сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру  турында барды.

 

ӘМР башлыгының матбугат хезмәте фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: