Әлмәт таңнары

Әлмәттә өлкән яшьтәге хатын-кызны үлемнән коткарганнар

13 июль көнне МЧС хезмәтенә Төзүчеләр проспектындагы бер йортта янгын чыккан дигән хәбәр килеп ирешә.

Янгын дүртенче каттагы фатирның кунаклар бүлмәсен, балкон һәм лоджи өлешен камап алган була.  Бу урынга 65 нче  янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килгән иде.

Подъезд дүртенче каттан алып тугызынчы каткав кадәр төтен белән тулган.  Коткаручылар килеп җиткәнче йорттан 16 кеше эвакуацияләнгән.  Янгын чыккан фатир хуҗасы хастаханәгә озатылган.

Янгын сүндерүчеләр баскычта өлкән яшьтәге хатын-кызны таба. Ул төтен исен сизеп, чыгу юлын эзләгәндә егылган була. Коткаручылар  битлеге ярдәмендә янгын сүндерүчеләр аны һавага чыгарып, табиблар кулына  тапшыралар.

Янгын ун минут эчендә сүндерелә. Янгынның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч версия буенча, ут кабуның сәбәбе -  тәмәке төпчеге.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: