Әлмәт таңнары

Әлмәттә һәлакәт урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзлиләр

17 сәгать 40 минутта Совет урамындагы 147 нче йорт каршында бер машина җәяүлене бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан качып китә.

Тән җәрәхәтләре алган 60 яшьлек ир-ат хастаханәгә озатыла. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, автомобиль ак төстә булган.

Әлеге очрак буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан 02 телефонына  шалтыратуны сорыйлар.

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: