Әлмәт таңнары

Әлмәттә хайваннарга аерым игътибар

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты "Өйгә юл" ярдәм фондына йортсыз калган хайваннарга приют булдыру өчен җир бүлеп биргән. Бу хакта социаль челтәрдә фонд волонтерлары хәбәр итте.

"Без бу хәбәргә бик шат!  Участок әлегә рәсми рәвештә бирелмәгән булса да, аңардан файдаланырга рөхсәт алдык.  Кәгазьләрне якын арада рәсмиләштерергә вәгъдә итәләр. Бу мәсьәләдә Торак - коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе һәм Л. Ф. Вәлиев белән хезмәттәшлек итәбез - дип аңлаттып узды фонд җитәкчесе, Фәридә Сибгатуллина.

Хайваннар моңа кадәр  яшәп килгән участокның хуҗалары аны бушатуны сораган булган.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: