Әлмәт таңнары

Әлмәттә “Күңелле уйныйбыз, юл йөрү кагыйдәләре турында онытмыйбыз” дигән чара узды

19 март көнне 1 нче гимназиянең “4 тәгәрмәч” күңел ачу үзәгендә укучылар белән “Күңелле уйныйбыз, юл йөрү кагыйдәләре турында онытмыйбыз” дигән профилактика чарасы узды.

Максаты - балаларда язгы каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллау формалаштыру һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау.

25 гимназия укучысы 3 төркемгә бүленде һәм  юл йөрү кагыйдәләре буенча биремнәрне үтәп, белемнәрен ныгытты.  Бу көнне алар уен формасында юл билгеләре белән якыннан таныштылар. Моннан тыш, укучылар  викторина сорауларына җавап бирделәр, пазллар җыйдылар һәм электомобильләрдә  дә йөрделәр. Очрашу ахырында аларның һәрберсенә катап бүләк иттелде.

Чара ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина , “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова, “4 тәгәрмәч” күңел ачу үзәге җитәкчесе Г. Даутова   һәм  яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары вәкилләре тарафыннан оештырылган иде.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: