Әлмәт таңнары

Әлмәттә кечкенә баланы мәсхәрәләгән чит ил кешесен хөкем итәләр

Әлмәттә кечкенә баланы мәсхәрәләгән 45 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр.

Әлмәт прокуратурасы 45 яшьлек чит ил кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Тикшерү  барышында ачыкланганча, 2018 елның җәендә ул аның  белән яшәүче хатын-кызның кечкенә кызына карата ике тапкыр  сексуаль характердагы гамәлләр кылган була. Җинаять кылганнан соң ир качып китә  һәм  аны  эзләүгә игълан итәләр.Тәртип сакчылары аны бары 2019 елның апрелендә генә тоткарлый ала. Ир үз гаебен танымый. Җинаять эше Әлмәт шәһәренең судына җибәрелгән. 

Фото:http://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: