Әлмәт таңнары

Әлмәттә кадрлар алышына

1 июньнән «Римера» компанияләр төркеменең генераль директоры Михаил Белов боерыгы нигезендә «Римера» КТ Әлмәт предприятесенең башкарма директоры итеп Илдар Хәйруллин билгеләнде.

Илдар Хәйруллинның машина төзелеше тармагы предприятиеләрендә зур эш тәҗрибәсе бар.2002 елдан 2013 елга кадәр ул «Алнас» заводында сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы, цех башлыгы, маркетинг һәм коммерция буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Соңгы биш ел дәвамында Илдар Хәйруллин баш инженер, ә 2018 елның 2 октябреннән «Алнас» заводының башкарма директоры вазыйфаларын башкарды.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: