Әлмәт таңнары

Әлмәттә интим хезмәтләр күрсәтү агентлыгын оештыручыларны хөкем иттеләр

Әлмәттә интим хезмәтләр күрсәтү агентлыгын оештырган 37 яшьлек әлмәтлене һәм 28 яшьлек Яңа Чишмә районы кешесен хөкем иттеләр.

Фахишәлек белән шөгыльләнү өчен алар яшь кызларны һәм шул исәптән ике балигъ булмаган баланы да җәлеп иткән булганнар.  Салон 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның июленә кадәр “эшләгән”.

Интим хезмәтләр күрсәтү агентлыгын оештыручыларны тиешле маддә буенча җаваплылыкка тарттылар. Хатын-кызны алты ел гомуми режимлы колониягә, ә аның дустын ел ярым колониягә хөкем иттеләр. Алар үз гаепләрен танымады, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: