Әлмәт таңнары

Әлмәттә җинаятьчелек дәрәҗәсе кимегән

2018 елда Әлмәттә 195 наркотик белән бәйле җинаять эше теркәлгән. Бу хакта бүген район активы катнашындагы киңәшмәдә Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан  наркотик тарату  белән шөгыльләнгән 9  оешма ачыклана. Узган ел теркәлгән җинаятьләр саны 13 процентка кимегән. 100 000 кешегә җинаятьчелек дәрәҗәсе 138 хокук бозу очрагына кимегән. Барлыгы 877 җинаять теркәлгән.

Үтерү очраклары 25 процентка, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү очраклары – 20 процентка,  кешенең җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять очраклары  70 процентка кимегән. Шулай ук талау, фатир басу очраклары кимегән. Моннан тыш 2018 елда  алимент түләмәүче 749 ата-ана административ җаваплылыкка тартылды һәм 70 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: