Әлмәт таңнары

Әлмәттә ике үзенчәлекле мәктәп эшли

Әлмәттә 70 тән артык милләт вәкиле яши. Һәркемгә туган телләрен өйрәнү өчен шартлар бар. Узган ел ачылган «Нур» мәктәбе һәм православие динендәгеләр өчен гимназия дин сабакларын да бирә. Әлеге уку йортлары беренче сыйныф укучыларын җәйге каникулга тантаналы рәвештә озатты. Йомгаклау дәресендә район башлыгы да катнашты.

Шәһәрдә һәм районда гомер кичерүче милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яши. Бәйрәмнәр, туган телгә кагылышлы һәм башка төрле чаралар бергә уза. Ә инде балаларга дин сабаклары да өйрәтүче уку йортлары ачылу – төбәктә һәркемгә тигез караш булуын дәлилләүче бер мисал.

- Сезнең алда балаларга федераль дәүләт стандартлары таләп иткән белем бирү, Татарстан, Әлмәт горурлыгы булырдай зыялы, яхшы фикерли торган кешеләр тәрбияләү бурычы тора, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин уку йортлары җитәкчеләренә.

«Нур» мәктәбендә укучылар татар, рус, гарәп, инглиз телләрен өйрәнә. Биредә дә, православие гимназиясендә дә башлангыч гомуми белем бирү программасы буенча укыталар. Дин сабаклары өстәмә дәресләр булып керә. Укучылар намаз укый, гарәп телендә Коръән өйрәнә. Шәхесне үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Якты, иркен кабинетлар, идәндә келәмнәр, әйтерсең лә, нур, җылылык бөркеп тора. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов искиткеч ремонт уздырып, җиһазлар белән тәэмин итүдәге ярдәмнәре, һәр яктан да теләктәшлек күрсәтүләре өчен район башлыгына, «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә, Тәхаветдиновлар гаиләсенә һәм әти-әниләргә зур рәхмәтен җиткерде.

Быелгы уку елында мәктәпкә 3 нче сыйныфка да укучылар кабул итү планлаштырыла. Киләчәктә биредә 9 нчы сыйныфка кадәр белем бирү күздә тотыла. Айрат Хәйруллин моны хуплады гына. Җәен каникуллар чорында да мәктәп эшләячәк, ике сменада лагерь оештырыла.

Уку йортын карап чыкканнан соң кунаклар ачык дәрес карады. Агымдагы уку елының соңгы линейкасы да күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Укучыларның һәммәсенә бүләкләр өләштеләр. Район башлыгы да буш кул белән килмәгән. Ул «Нур» мәктәбенә китаплар алу өчен 50 мең сумга сертификат тапшырды.

24 майда илебездә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде. Ул борынгы славян телләренең яңгырашын үзенә туплаган үзенчәлекле «кириллица» әлифбасын бүләк иткән мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне дә иде. Айрат Хәйруллин православие гимназиясендә белем алучыларны әлеге дата һәм уку елы тәмамлану уңаеннан тәбрик итте. Укучылар Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышлап шигырьләр сөйләде. Биредә дә гимназия балаларына бүләкләр тапшырылды. Беренчеләрнең тәүге уку елы әнә шулай тәмамланды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: