Әлмәт таңнары

Әлмәттә ике яшүсмернең үлеменә китергән фаҗига сәбәпчесен хөкем итәләр

Әлмәт шәһәр судында Казанда яшәүче 26 яшьлек кешегә карата җинаять эше карала. Аны ике кешенең үлеменә китергән юл фаҗигасен китереп чыгаруда гаеплиләр.

Үлем белән тәмамланган һәлакәт узган елның 2 ноябрендә Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган. Тикшерү версиясе буенча, исерек килеш “Лада Гранта” автомобиле  белән зур тизлектә идарә иткән шофер каршы як  хәрәкәт полосасына чыгып, юл кырыенда барган 15-16 яшьлек өч яшүсмерне бәрдерә.

 Алган җәрәхәтләрдән ике укучы шунда ук җан бирә,ә  өченчесе тән җәрәхәтләре ала. Машина йөртүче үз гаебен өлешчә таныган. Яшүсмерләрнең ата-аналары 2 млн сумлык таләп иткән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: